Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары рейдка чыкты

Сабыйлар белән бәйле юл-транспорт имгәнүләре – җитди проблемаларның берсе булып кала бирә.

Узган ел республика юлларында 210 авариядә 8 бала һәлак булган. 236ы төрле җәрәхәтләр алган.

Әлеге төр һәлакәтләрне киметү максатында  җирлегебездә бик күп профилактик чаралар, акцияләр үткәрелә.

Бүген ЮХИДИ инспекторлары рейдка чыгып, балаларны машинада махсус креслода йөртү мәсьәләсенә басым ясады. 

– Шунысы куандыра, автомобильләрдә балаларны креслолардан башка йөрткән шоферлар саны кими. Әмма моңа җиңел караучылар да юк түгел, шуның аркасында күпме сабыйларның гомере өзелә, – ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.  – Аларның юллардагы иминлеге турында һәрберебез кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш. 

Рейд барышында ике азнакайлыга карата беркетмә төзелде. Аның берсе – баласын махсус креслосыз йөрткән өчен булса, икенчесе – иминлек каешын эләктермәгән өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев