Азнакайда машина юл читенә төшеп әйләнгән 
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда машина юл читенә төшеп әйләнгән 

Авария Азнакай – Тымытык – Күктәкә юлында була.

“ВАЗ-21093” машинасын йөртүче 1958 елгы ир-ат тизлекне арттыру аркасында уң як юл читенә чыга һәм идарәне югалта.   Шуннан соң машина каршы як юл читенә төшеп китә һәм каплана. “ВАЗ”дан тимер өеме генә кала. Бәхеткә, үлем-китем юк. Әмма машина пассажирлары авыр тән җәрәхәтләре ала. Алар Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә. Каза күрүчеләрнең берсе – 2004 елгы бала.


Нет комментариев