Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Игътибар, балалар!” профилактик акциясе бара

23 майдан 5 июньгә кадәр районда “Игътибар, балалар!” профилактик акциясе уза. 

Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау, алар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү әлеге чараның төп максаты булып тора.

– Алда – җәйге каникуллар. Бу балалар күп вакытын урамда үткәрәчәк дигән сүз. Хөрмәтле әти-әниләр, юлларда балалар һәлакәткә юлыкмасын дисәгез, алдан ук юл йөрү кагыйдәләрен аңлатыгыз. Балаларга юлга якын ураннырда уйнарга рөхсәт итмәгез. Юлны бары тик тиешле урыннардан гына чыгарга кирәклеге турында кисәтегез. Үзегез дә юлны бары тик светофорның яшел төсенә генә чыгыгыз, истә тотыгыз, балалар сезне кабатлый.  Узган ел безнең район юлларында балалар катнашында дүрт авария булды. Балалар иминлеге – үзебезнең кулларда. Машинада да махсус креслолар кулланыгыз, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев