Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай юлларында “Иминлек каешы” чарасы уза

11 июньнән 30 июньгә кадәр республикада, шул исәптән районыбызда “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Әлеге чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычта барган пассажирның аварияләрдә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50% ка киметә. Артта баручылар өчен бу сан 25 процентка тигез. Иминлек каешын эләктерү машина әйләнгән вакытта исән калу мөмкинлеген 5 тапкырга арттыра.

Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз.

Александр Лаврентьев, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев