Азнакай җәмәгать судьялары исерек шоферларга җәза карары чыгарды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай җәмәгать судьялары исерек шоферларга җәза карары чыгарды

Массакүләм мәгълүмат чаралары исерек килеш руль артына утырып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең катгый җәзага тартылуы хакында һәрдаим кисәтеп торсалар да, андыйларның саны кимеми.

Әле шушы көннәрдә генә Азнакай шәһәренең җәмәгать судьялары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган өч машина йөртүчегә  карата административ җаваплылык турында карар чыгарылды. Аларның һәркайсы 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм ел ярым срокка транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев