Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайның Монолит микрорайонында "Маяк" газетасына язылу оештырылды

Азнакай почтальоннары почта бүлегенә килә алмаганнарга ярдәм итеп, йортларына килеп, газета-журналларга яздырып йориләр.

Почтальоннар арасында икенче яртыеллыкка яхшы күрсәткечләр яулаган һәм зур активлык күрсәткән хезмәткәрләр арасында янәдән бәйге уздырыла.

Район басмасына яздыруда иң зур күрсәткечләргә ирешкән почтальон бүләкләнәячәк.

Элек-электән билгеле инде, почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, Азнакай почтальоннары почта бүлегенә килә алмаганнарга ярдәм итеп, йортларына килеп, газета-журналларга яздырып йориләр.

Монолит микрорайоны почтальоны Гөлназ Ситдикова белән 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова берлектә Стәрле Елга урамында яшәүче Әлфия Имамова чакыруы бенча, газетага яздырып кайттылар.

"Монолит микрорайоны үсә килә, яңа йортлар булдырыла. Монда яшәүче халык район газетасына язылмый калмый. Күпләренең инде почта ящигы бар, кышларын матур итеп юлын да чистартып куялар", - ди Гөлназ Ситдикова.  

"Яңа йортларга урнашучыларга почта ящикларын булдырырга онытмаска кирәк", - дип мөрәҗәгать итә ТОС җитәкчесе Нурия Хаҗипова.

Исегезгә төшерәбез! “Маяк” газетасына 2021 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә.

Почта бүлекләрендә язылу бәясе - 809,76 сум сум;
Альтернатив нокталардан язучыларга - 562 сум;
Редакциягә килеп алучыларга - 462 сум.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев