Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

"Азнакай" санаториясенә алтайлылар килгән

Кунаклар ял итүне югары бәяләде.

"Маяк" газетасына ​ 2021 нче елның​ II нче яртыеллыгына язылу тәмамланып килә. ​ Әлеге көннәрдә матбугатка язылу кысаларында "Маяк" редакциясенең баш мөхәррире  Фәрхәт Шәйхулов ​ "Азнакай" санаториясендә эшләүчеләрне, ​ ял итүчеләрне газета белән таныштырырга барды. ​ ​"Азнакай" санаториясе республикабызда билгеле,​ заманча җиһазланган ял итү​ урыны. Монда илебезнең ерак почмакларыннан да дәваланырга, сәламәтлекләрен ныгытыр өчен ​ киләләр. ​ Ял итүчеләр белән очрашуда Алтай республикасыннан килгән кунаклар беләндә аралашырга​ туры килде.

"Монда ял итәр өчен яхшы мөмкинлекләр тудырылган, барлык процедуралар да безгә бик ошады. Азнакай шәһәре чиста, төзек ​ һәм​ матур, халкы кунакчыл һәм итагәтле. Безгә күрсәтелгән ихтирам өчен санаторий җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшинга ихлас күнелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез", - дип белдерде әңгәмәбездә Алтай кунагы -​ Галия ханым.​

Азнакай санаториясе күп еллар  "Маякка" язылучылар арасында оештырылган бәйгегә олы приз - дәвалау оешмасында ял итәр өчен юллама белән иганәчелек итә. Исегезгә төшерәбез,  30 июнь көнне ​ язылучылар арасында "Азнакай" санаториясенә юллама уйнатылачак.

“Маяк” газетасына язылырга ашыгыгыз, барыгызны да бәйгедә катнашырга көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев