Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда бергә эшләгән коллегалары һәм яшь буын җитәкчеләр Суфия Кашап кызын искә алдылар

Бөтен гомерен районның үсешенә, азнакайлыларның яшәешен яхшыртуга багышлаган, җирлегебез тарихында үзенең җуелмас эзен калдырган шәхесләрнең берсе ул Суфия Кашап кызы Җамалиева.

Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган кыз Азнакай шәһәренең  2 нче мәктәбендә укыта. Зыялы, актив, оештыру сәләтенә ия булуын күреп, аны РОНОга методкабинет мөдире итеп куялар. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре вазифасында да ул яңа идеялары белән бик күп башлангычларга нигез сала. Аннары район башкарма комитетында секретарь, район һәм шәһәр хакимияте аппараты җитәкчесе булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы, соңгы 11 елда Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасында була.

Аның каберен зиярат кылып, шул чорда бергә хезмәт куйган коллегалары, ул кураторлык иткән бюджет оешмаларының элеккеге һәм хәзерге буын җитәкчеләре Суфия Кашап кызы турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Аның кешелеклеге, яшьләрне эшкә өйрәтүдә сабырлыгы, районыбызда бик күп матур традицияләргә нигез салуы турында бик җылы итеп сөйләделәр, сагынып искә алдылар. Барысы да, шунда укылган хөрмәтле Корьән-кәрим сүрәләре дә, аның рухына дога булып ирешсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев