Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Тымытык авылында Сабан туе гөрләп узды

Бүген районыбызның Тымытык авылында да шаулап-гөрләп Сабан туе узды.

Милли бәйрәмебез узган мәйданы быел да үзенә күпләрне җыйган. Иртәдән туган-тумача, авылдашлар, бәйрәм кунаклары хәл-әхвәл белешә, бер-берсен бәйрәм белән котлый...

Авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева, район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр һәм хезмәт алдынгыларына бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Сабан туенда хөрмәтнең иң-иң олысы игенчеләребезгә күрсәтелде. Сабантуй байрагын күтәрү бәхетенә алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, кыр батырлары лаек булдылар.
 Менә балалар, яшьләрнең генә түгел, бабайларның да йөрәкләре ярсып көткән көрәш башланды. Таяк тартышу, кул көрәше, турникта тартылу узган мәйданчыкларны да халык сырып алды. Бу вакытта мәйданда көянтә-чиләк белән су ташучы ханымнар йөгерде, йомырка салынган калак кабып йөгерүчеләр узышты, чүлмәкләр “ватылды”... Үзешчән сәнгать осталары, кунаклар үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр, кунаклар да аларга кушылып рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ачты.

Тузаннар туздырып чапкан атлар ярышын да һәркем зур кызыксыну белән карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев