Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Марат Җаббаров: Азнакайлылар бер гаилә булып яши

Бүген Азнакай районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эшлекле визит ясады. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрде.

Район белән танышу Актүбә ат-спорт комплексыннан башланды. 1996 елда ачылган әлеге мәктәптә йөзгә якын бала ат спортының конкур һәм выездка кебек олимпия төрләре белән шөгыльләнә. Биредә шулай ук иппотерапия – махсус медицина белгечләре күзәтүе астында авыру балаларны атлар ярдәмендә дәвалау да кулланыла. 2018 елда “Татнефть” җәмгыяте заманча ябык манеж да бүләк итте һәм хәзер монда халыкара дәрәҗәдәге ярышлар да уздырырга мөмкин.

Министр “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә терлекчелек комплексы белән танышты. Биредә 6848 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 3122 башы – савым сыер. Бүгенге көндә комплекста тәүлеккә 70 тонна сөт савалар. Бер сыерга уртача 22 кг туры килә. 1000 баш терлек симертүдә. Ел башыннан 2467 цетнер ит җитештерелгән. Комплекста пиролизны тиз әзерләү мини-заводы эшли. Кислородсыз, бик югары температурада терлекчелек калдыкларын таркатып, биналарны җылыту өчен ягулык алалар. Бер яктан – экологиягә файда, икенче яктан электр һәм ягулык энергиясенә экономия.

Аннан соң Марат Җаббаров. “Азнакай” агрофирмасы басуында авыл хуҗалыклары җитәкчеләре һәм район активы белән очрашты, районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

– Районда чәчүлек җирләр 100 мең гектардан артык мәйданны алып тора. Аның 58 мең гектарга якыны – бөртекле, шуның 35 мең гектарга якыны – язгы бөртекле, 12175 гектары – техник, 12456 гектары терлек азыгы культуралары. 17 мең гектардан артык мәйданда күпеллык үләннәрне, 22 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру эшләре төгәлләнеп килә, – диде Марсель Шәйдуллин.

Быел язгы кыр эшләрендә 400 берәмлек техника, 30 чәчү комплексы, 170 чәчкеч, «Туман» тибындагы 20 гә якын ашлама кертү һәм башка мөһим агрегатлар катнаша.

Район республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Марат Җаббаров быел да игенчеләр сынатмаслар, бар көчләрен куеп, югары уңыш җыеп алырлар дигән ышанычын белдерде.

– Азнакайлылар бер гаилә булып яшиләр, бер команда булып эшлиләр. Язгы кыр эшләренә дә бик актив кереп киттеләр. Бөтен җирдә эш системага салынган. Инвесторлар көчле. Терлекчелек комплексында баш санын яңарту, яңа технологияләр куллану буенча эш алып барылуын күрдек. Районда ветераннардан халык контроле төзелгән. Аларның бай тәҗрибәсе, төпле киңәшләре игенчеләргә мул уңыш үстерүдә ярдәм итә. Алга таба да шулай матур, оешкан төстә хезмәт куеп, елны уңышлы тәмамларга язсын, – диде Марат Җаббаров.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш янында төзелеп килүче терлекчелек комплексында да булды. 2000 башка исәпләнгән мега-ферма быел көзен сафка басарга тиеш. Биредә 1000 әр башлык ике сыер торагы, 70 урынлык савым залы, бозаулату бүлеге, катнаш азык һәм минераль компонетнтлар склады, бозаулар өчен йортларга төз лапас, силос һәм сенаж саклау өчен мәйданчык, техника өчен ангар һ.б. мөһим корылмалар булачак. 80 кеше эш урыны белән тәэмин ителчәк. Комплекс тәүлеккә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев