Чалпы авылында Сабан туе күңелле үтте
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Чалпы авылында Сабан туе күңелле үтте

Чалпыда узган авыл Сабан туе котлаулар һәм бүләкләүләрдән башланды.

Авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин, район башкарма комитеты урынбасары Рәмис Ханнанов юбилярларга, авыл яшьләренең кышкы спартакиадасында актив катнашучыларны бүләкләп киттеләр.
Аннан мәйданда милли көрәш башланып китте. Берәүләр гер күтәрде, капчык “сугыштырды”, икенчеләр чүлмәк ватты, йомырка салынган кашык кабып йөгерде, чиләк белән су ташыды.
Бәйрәм җыр-моңга, уен-көлкегә бай булды.


Нет комментариев