Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТУГАН ҖИР

Азнакайның тырыш игенчеләренә сертификатлар тапшырылды

Кызу урак өстендә көнне-төнгә ялгап басуда хезмәт куйган игенчеләргә район бюджетыннан матди кызыксындырулар каралган, монда нефтьчеләребез дә һәр елны ярдәм кулы суза.

Шунсын да әйтергә кирәк, ындыр табакларында эшләүчеләргә, аш-су осталарына да бирелә премияләр.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин “Агросила”ның бер төркем урак алдынгыларына чираттагы шундый акчалата бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы белән бергә игенчеләр янына килгән “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров үзенең мәктәп елларында комбайнчы ярдәмчесе булып Азнакай кырларын иңләвен искә төшерде. “Татнефть” нең топ-менеджеры үзе дә комбайнга утырып берничә гектарда игеннәр урды.

Игенчеләрнең төшке ашка туктаган чагы иде. Алар белән Марсель Зөфәр улы, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров җанлы әңгәмә дә корып алдылар. Төнне - көнгә ялгап басуда хезмәт куйган кыр хезмәтчәннәре үзләренә булган игътибар-кайгырту, уңайлы эш шартлары турында канәгатьлек белән сөйләделәр.

“Юлдаш” төркеме үзешчәннәре моңлы җырлары белән игенчеләрне ял иттереп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев