Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда мегаферма төзелеше киң колач белән бара

“Азнакай” агрофирмасының Банки – Сукаеш янында терлекчелек комплексын төзү кызу темплар белән дәвам итә.

Заманча технологияләр кертеп эшләнгән комплекста район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров булып, эшләр барышын карадылар.

“Татнефть” районның авыл хуҗалыгын күтәрүдә, һәрвакыттагыча, зур ярдәм күрсәтә, ашлама, ягулык алуда грантлар белән булыша. Азат Ягафаров бу инициативаның нәтиҗәле чагылышын ассызыклады, аны үстерү кирәклеген әйтте.

Биреда зур җанлылык. Төзүчеләр аларны тиешле срокта һәм югары сыйфат белән башкарып чыгуны максат итеп куйган.

Мегаферма 2 меңнән артык терлеккә исәпләнгән. Сукаеш авыл биләмәсе территориясендәге җитештерү комплексы төзелү районда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге дә бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев