Азнакай районында Габидуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгында сыерлар 40 литрдан артык сөт бирә
Ирекле авылында Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыгында малларны кышлату һәм техниканы ремонтлау мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды һәм район буенча авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә анализ ясалды.
Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар катнашты.
Габидулиннар районда иң үрнәк хуҗалык. Биредә 40 литрдан артык сөт бирүче сыерлар бар. Быел һәр гектардан 48 цетнер уңыш алганнар.
Крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлары сере хакында тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев