Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов җитәкчелегендә комиссия район хуҗалыкларында игеннәрнең һәм күпьеллык культураларның торышын тикшерде.
"Барлык агрочараларны дөрес башкарган җирләрдә игеннәр торышы өметсез түгел, әмма ныклап үсеп китсен өчен яңгыр кирәк", - ди Рамиль Исламов.
Быел яңгырлар Азнакай кырларын читләтеп узды. Туфракта дым бетеп бара. Хуҗалыклар арышларны сенажга салырга мәҗбүрләр.
Комиссия составындагы ветераннар хуҗалык җитәкчеләренә үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар билгеләнәчәк.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев