Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районының Актүбә бистәсендә еллык хисап җыелышы үтте

Актүбә бистәсенең еллык хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин, бистә депутатлары, оешма-предприятиеләр вәкилләре катнаштылар

Хисап җыелышы алдыннан Ю. Гагарин исемендәге Мәдәният йорты фойесында тормыш эшчәнлеге өчен җаваплы оешма вәкилләре кабул итү уздырып, актүбәлеләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр.

Җыен тантаналы шартларда башланып, бер төркем хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында укытучылар, тәрбиячеләр, полиция, почта бүлеге, хезмәткәрләре, волонтерлар да бар иде.


Төп доклад белән Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов чыгыш ясап, узган елда биредә башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән таныштырып үтте.

Соңыннан «Актүбә» идарәче компаниясе җитәкчесе Азат Садыйков, ветераннар оешмасы рәисе Нина Хвалеева хисап тотты. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Айдар Райманов җирлектә кылынган җинаятьләргә тукталып үтте.
Бу хакта тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев