Бүген Казанда «Волга2025» агрокүргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» конкурсы үтте.
Анда «Актүбә» төбәк-җитештерү комплексы уңганы Эдуард Миңнегалин үзенең механизаторлык сәләтен сынады.
Әтисе хезмәтен дәвам итеп, инде 15нче елын «Союз-Агро» басуларын иңләгән игенче анда үзенең осталыгын күрсәтеп, икенче урынга лаек булды.
«Хезмәттәшебез узган елда да «Трактор-шоу» ярышында катнашып, өченче урынны алган иде. Быел тагын да югарырак күтәрелде. Аның белән бик горурланабыз. Авыл хуҗалыгында шушындый ир-егетләр «җир җимертеп» эшләгәндә уңышларыбыз дә һәрчак югары булыр», – ди «Союз-Агро» җәмгыятенең «Актүбә» төбәк-җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар Тимирбаев.
Нет комментариев