Азнакай авыл җирлекләре хисап тота
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакай авыл җирлекләре хисап тота

Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләрендә еллык хисап җыелышлары башланды.

Беренчеләрдән булып ул бүген Әгерҗе җирлегендә узды.
Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, район прокуроры Рим Сөнгатуллин, тормыш эшчәнлеге өчен җаваплы оешмалар җитәкчеләре, депутатлар катнашты.
Җирлек башлыгы Назыйф Хәсәнов 2022 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, проблемаларга тукталды, яңа елга планнар белән таныштырды.
Марсель Шәйдуллин җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм иҗтимагый тормышта актив кешеләргә бүләкләр тапшырды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев