Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Актүбәдә Сабантуй төрле милләт халкын үзенә җыйды

Күп төрле милләт кешеләре дуслык, татулыкта уңыш-сөенечләрне дә, борчу- проблемаларны да уртак итеп яшәгән Актүбә бистәсендә һәр бәйрәм үз югарылыгында, халыкның актив катнашында үтә.

Ә инде Сабантуй турында әйтәсе дә юк. Менә быел да мәйдан биредә яшәүче олысы-кечесен үзенә җыйды.
Бистә халкын инде күптәннән төрле милләтләрнең уртак бәйрәменә әверелгән Сабан туе белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә җитәкчеләре, "Татнефть" вәкилләре котлады.
Бәйрәм борынгыдан сакланып килгән дә, заманча да уен-бәйгеләргә бай булды. Аларда балалар да, яшьләр, өлкәннәр - һәркем актив катнашып, үзен җитезлек, осталык, көчлелектә сынады.
Бәйрәмнең төп бизәкләре- капчык сугышы, чүлмәк ватыш, атлар чабышы, татарча көрәш- болар барысы да тамашачыларны аеруча җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев