Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты

Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны санаучы стеланы ачтылар. Бауман урамындагы стелада сәгать эшли башлады.

«Без бүген WorldSkills-2019га 209 түгел, ә 200 көн калды дибез, чөнки шуннан башлап безгә кунаклар килә. Без аларны лаеклы каршы алырга, кунакчыллыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтергә тиеш», - диде стеланы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм WorldSkills җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Чарада катнашкан Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, 22-27 август көннәрендә Казанда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.

«Бүгеннән башлап Казанга чемпионатта катнашу өчен беренче кунак килгәнгә кадәр вакыт исәпләнә. Россия Хөкүмәте һәм илебез эшче һөнәрләргә бик зур игътибар бирә», — дип билгеләп үтте ул.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли Казанның үзәк урамында җыелган яшьләргә Татарстан башкаласына WorldSkills чемпионатын үткәрү хокукы бирелгәннән соң 1264 көн узуын искәртте.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә узачак. Анда алтмыштан артык илдән 1600 кеше катнаша. Казан әлеге чемпионатны үткәрү хокукына, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә әгъза булып торучы барлык илләрдә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2015 елда ия булды.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179467/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: world skills рөстәм миңнеханов