Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталын торак алуга тоткан

2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 9 378 гаилә – балага өч яшь тулганчы ай саен акчалата түләү алуга, ә 7 меңнән артыгы балаларны укытуга юнәлдергән.

Әлеге мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгы китерә. Ведомствода искәртүләренчә, ана капиталы чараларын инвалид булган баланы тернәкләндерүгә яки әни кешенең булачак пенсиясенә дә юнәлдерергә була.

Бу ел башыннан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча ана (гаилә) капиталын 20 меңнән артык гаилә алган. Алардан 19 меңнән артык гаилә түләүне проактив режимда, аны алу өчен өстәмә гаризалар биреп тормыйча рәсмиләштергән.

Әлеге программа эшли башлаганнан бирле республикада ана капиталы инде 400 мең гаиләгә тапшырылды. Мәгълүм булганча, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен ана капиталы быелның февраленнән 586 947 сумны тәшкил итә.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2023 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2,6 миллиард сум бүленгән. Аның 1,9 миллиард сумы балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән: балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категориясенә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган. Бала туганда акчалата иң зур социаль ярдәм – ана (гаилә) капиталы.

«Демография» илкүләм проектының төп максатларыннан берсе – балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт гомер озынлыгын арттыру, олы яшьтәге халык арасында үлем-китемне киметү, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, һәм шулай ук начар гадәтләрдән баш тартырга һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә этәрү.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы