Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда африка чумасыннан саклык чаралары күрелә

Азнакай районы икенче дәрәҗәдәге куркыныч яный торган зонага керә.

Алабуга районының Танайка авылы янында үлгән кабан дуңгызларында африка чумасы чире табылу аны таратмау буенча республикада саклык чараларын көчәйтүне таләп итә.

Әлеге хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров онлайн узган республика штабы киңәшмәсендә ассызыклап әйтте.

Эпидемиологик куркыныч учагының чикләре дә билгеләнгән. Алабуга районыннан 100 чакрым ераклыктагы районнар, шул исәптән Азнакай районы да икенче дәрәҗәдәге куркыныч яный торган зонага керә.

– Районыбызда дуңгызчылык фермалары юк, шулай да шәхси хуҗалыкларда асраучылар, базарларда, ярминкәләрдә дуңгыз ите сатучылар бар, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Азнакай ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, африка чумасы куркынычы яный торган икенче зонада ветеринария хезмәте белән килешмичә шәхси хуҗалыкларга читтән дуңгызлар алып кайту, махсус билгеләнмәгән урыннарда дуңгызларны чалу һәм аларның итен, башка продукциясен сату, посылка итеп җибәрү, дуңгызларны абзардан урамга, башка хайваннар янына чыгару, аларны пешермәгән терлек һәм азык-төлек калдыгы белән ашату, ашханәләрдән азык-төлек калдыкларын сату катгый тыела. Ә имин булмаган өлкәләрдән хайваннар һәм терлек азыгы алып кайту бөтенләй рөхсәт ителми.

Хуҗалыкта дуңгыз үлгәндә яки үлгән кабан дуңгызына юлыкканда кичекмәстән 7-19-99 телефоны буенча ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев