Һәр елдагыча, шәфкать ияләрен котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде.
Һәр елдагыча, шәфкать ияләрен котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Язның иң беренче һәм садә бәйрәме – Халыкара-хатын-кызлар көне белән тәбрикләп, ул гомерләрен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган ветераннарга, бүгенге хезмәткәрләргә күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен ирештерде.
–Үзегез дә исән-саулар булып, азнакайлыларның рәхмәт сүзләрен, кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез! – диде ул изге һөнәр ияләренә.
Сәламәтлек сагы ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медальләре, эшләрендә уңышлар яулаган хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җыр-моңга күмелгән бәйрәм күңелләргә яхшы кәеф, дәрт-дәрман өстәде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев