Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда булачак табиблар җитәкчеләр, олпат остазлар белән очрашты

Азнакай җирлегендә төрле уку йортларында белем алучы студентлар, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучылары белән кышкы каникуллары чорында очрашулар үткәрү күптәннән килә һәм бик күркәм дә, файдалы да йолага әверелде.

Бүген шундый очрашу булачак табиблар һәм шушы җаваплы да, изге дә саналган һөнәрне сайлаган мәктәп укучылары белән район хакимиятендә үтте. Анда район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов, озак еллар азнакайлыларның сәламәтлеге сагында торган тәҗрибәле табиблар - педиатрия һәм терапия бүлеге мөдирләре Илһамия Гыйниятуллина һәм Фәйрүзә Шәрәфетдинова, баш табиб урынбасарлары Руслан Магомедов, Раушания Шакирова катнаштылар.

Илдар Фираил улы егет-кызларны, аларның әти-әниләрен үзәк сырхауханәнең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды, кадрлар белән хәл торышына тукталды һәм инде әңгәмә барышында соңгы елларда ирешелгән уңышлар, кертелгән яңа технологияләр хакында сөйләде, пандемия чорында хезмәтләре зур батырлыкка тиң булган табибларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Илһамия Кәрип кызы, Фәйрүзә Әхияр кызы үзләренең студент елларын искә алдылар, табиб хезмәтенең нечкәлекләре, үзенчәлекләре хакында сөйләделәр.

5 нче курс студенты Ринат Галимов Казан дәүләт медицина университеты хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

- Табиб хезмәте иң хөрмәтле дә, җаваплы да һөнәрләрнең берсе. Тиккә генә аларны фәрештәләргә тиңләмиләр, - диде очрашуны йомгаклап Роза Алмас кызы. - Студентларыбызны дипломлы белгечләр булып районыбызның медицина учреждениеләренә эшкә кайтуын, ә инде мәктәп укучыларының укуларын уңышлы тәмамлап, табиб булу хыялларын тормышка ашыруларын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев