Сигез алтын, өч көмеш, дүрт бронза: Азнакай көрәшчеләре республика турнирында 15 медаль яулады
СПОРТ

Сигез алтын, өч көмеш, дүрт бронза: Азнакай көрәшчеләре республика турнирында 15 медаль яулады

Азнакай көрәшчеләре Әлки районының Базарлы Матак авылында РФ Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә узган билбау көрәше буенча республика турнирында катнаштылар

2010-2015 елларда туган яшүсмерләр арасында үткәрелгән ярышларда Татарстаннан ун команда составында 190 спортчы катнашты.

Әлеге республика турнирында Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясап, барлыгы 15 медаль яулады. Шуларның сигезе – алтын!

Алтын медаль ияләре:

  • Арина Архипова (36 кг),
  • Әдилә Хәбипова (40 кг),
  • Айсылу Талипова (44 кг),
  • Эмилия Хәкимова (48 кг),
  • Ильвина Гәрәйшина (52 кг),
  • Дарьяна Кашапова (52 кг),
  • Энҗе Фарукшина (57 кг) 
  • Адель Галимов (32 кг).

Виолетта Антипова (44 кг), Екатерина Паскаль (48 кг) һәм Иркә Мөхәммәтҗанова (52 кг) үз авырлык категорияләрендә икенче урынга лаек булдылар.
Әминә Кәримова (44 кг), Валерия Савина (57 кг), Эмиль Хафизов (28 кг) һәм Данир Хәбипов (40 кг) пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.

Спортчыларның тренерлары – Айрат Миңнегалиев, Зөлфия Гардиева, Рания Гардиева. Азнакай көрәшчеләрен һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!


Нет комментариев