Әлмәт шәһәрендә 14–15 яшьлек спортчылар арасында “Татнефть фиджитал уеннары – 2026” IV фестивале узды.
Фиджитал-футбол дисциплинасы буенча оештырылган ярышларда 22 команда көч сынашты.
Актүбә бистәсенең “Барс” командасы турнирда иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче урынны яулады.
Җиңүчеләргә медальләр, кубок, грамота һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Яшь спортчыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да матур уеннар һәм яңа казанышлар телибез!
Нет комментариев