Зәй шәһәрендә Р.Ш.Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.
Абруйлы ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 240 көчле көрәшче бил алышты.
Азнакайның “Лидер” спорт мәктәбе көрәшчесе Алмаз Гәрәев әлеге турнирда 60 килограммга кадәрге авырлык үлчәмендә чыгыш ясады. Келәмдә һәр очрашу киеренке шартларда узды. Әмма Алмаз да бирешә торганнардан түгел: көндәшләренең барысын да җиңеп, ул алтын медальгә лаек булды.
Яшь көрәшче өчен әлеге җиңү аеруча әһәмиятле: бу ярышта ул Россиянең спорт мастеры исемен алу өчен кирәкле нормативны да үтәде!
Спортчыны һәм аның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә көрәш келәмендә яңа җиңүләр насыйп булсын!
Нет комментариев