Көз... Яфраклар коела. Шигырьләрдә – көзге сагыш.
Йөрәк сыкрый, күңел әрни,
Нәрсә булды соң әле?
Бу күңелнең иләс-миләс,
Тынгы белмәс бер мәле.
Болыты да елап йөзә,
Тәрзәмә яшьләр тезеп,
Соңгы яфраклар коела.
Үзәкне өзеп-өзеп.
Көзләргә сылтамыйм әле,
Бу – түгел көз сагышы.
Җанымның кара тартышып,
Көзенә кереп барышы.
Нәсимә Фазлыева
Нет комментариев