Сергей Махонин истәлегенә ярышлар узды
СПОРТ

Сергей Махонин истәлегенә ярышлар узды

4 нче лицейда легендар педагог Сергей Махонин истәлегенә пневматик мылтыктан ату буенча муниципаль ярышлар узды.

Анда район һәм шәһәр мәктәпләреннән 5-11 сыйныфта укучы 11 команда катнашты, һәр командада бер егет һәм бер кыз иде.

– Сергей Махонин безнең коллективта ун елдан артык эшләде, укучыларга хәрби белем бирүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлешен кертте. Мәктәбебездә бу ярышларны үткәрү күркәм традициягә әверелде, – ди 4 нче лицейның тормыш иминлеге нигезләрен укытучы, баш хөкемдар Ранис Шәйхуллин.


Нет комментариев