Шахмат – зирәкләр уены
СПОРТ

Шахмат – зирәкләр уены

27 августта 4 нче лицей базасында шәһәр һәм район беренчелегенә шахмат турниры узды.

Анда  Азнакай, якын-тирә шәһәрләр һәм Башкортстаннан 60 шахматчы катнашты.

Җиңүчеләр төрле яшь катеогрияләре буенча билгеләнеп, аларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

2 сентябрьдә  биредә ФИДЕ мастеры, шахмат буенча Татарстан чемпионы Алексей Шибаев белән бердәм сеанс узачак. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.


Нет комментариев