Азнакай районында авария: 13 яшьлек бала һәлак булган
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай районында авария: 13 яшьлек бала һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте кичә Тымытык-Урсай юлында килеп чыккан

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 сентябрьдә кичке сәгать 10лар тирәсендә Тымытык-Урсай юлының 1 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. 

«Хендай» автомобиле белән идарә иткән 1990 елгы шофер куркынычсыз тизлекне сайламый. Нәтиҗәдә машина юлдан читкә чыгып, кюветка төшә һәм әйләнеп каплана. 

Авариядә 2013 елгы пассажир – 13 яшьлек бала – һәлакәт урынында ук вафат була. 1992 елгы тагын бер пассажир төрле җәрәхәтләр ала. 

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм барлык нечкәлекләре ачыклана. 

Инспекторлар көзге чорда юлларда аеруча сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Караңгы вакытта күрү мөмкинлеге кими. Яңгырлы көннәрдә юл өслеге юеш һәм тайгак була. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә юл шартларын исәпкә алып тизлекне дөрес сайларга, билгеләнгән тизлек режимын үтәргә һәм дистанция сакларга киңәш ителә. 

Юлда игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз!


Нет комментариев