Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Малайлар көрәштә чыныгып үсәләр

Азнакай шәһәре “Чатыр-тау Арена” спорт комплексында танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган республика күләм татар милли көрәше бәйгесе булып узды.

“Яшәп калыйк! Янып калыйк!

Бу тормышта игелекле эзләр салыйк!”

 

Бу мәкаләмне танылган җырчы Фирдүс Тямаев җырындагы сүзләр белән башлыйсым килде. Спорт залы стенасына эленгән фотосүрәттәге Фәрит Корбанов үзе Фирдүскә кушылып, шул сүзләрне әйтә кебек тоелды.

Әйе, ул үзенең кыска гына гомерен нәкъ шулай яшәгән. Танылган көрәшче, гадел хөкемдар, тормыш иптәшенә терәк булырдай игътибарлы ир, ике улына кайгыртучан әти, гомүмән, үзе аралашып яшәгән кешеләр күңеленә якты эзләр калдырып киткән шәхес.

Бу чарага Татарстаныбызның барлык районнарыннан үзләренең көрәш осталыкларын күрсәтергә 300 гә якын яшүсмер һәм аларның тренерлары җыелган иде. Иң башта дин әһеле, Аллаһ ризалыгы өчен, үзенең фатихасын биреп, барыбыздан да дога кылдырды. Шул үсмер балаларның да кулларын күтәреп, дога кылуларын күреп, сөенеп, күзгә яшьләр килде. Барыбыз да басып, гимн тыңлаганда, горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре биләп алды.

Ниһаятъ, келәм уртасына бер-бер артлы көрәшче егетләребез чыга башлады. Кызу көрәш бәйгесен ямьле концерт номерлары бизәде. Ә инде иң зур хөкемдарлар түрдә: дәрәҗәле кунаклар, районыбыз җитәкчеләре, Фәрит Корбановның тормыш иптәше, ике улы. Сакта торучы табиб, шәфкать туташлары. Шушы спорт бәйрәмен тәртипләп оештырып алып баручы Гөлчәчәк ханым. Шуларның барсын да күзәтеп, җан атып утыручылар – без.

Бу чараның иң җаваплы югары ноктасындагы, барсын да көйләп, җайлап, кунакларны да тәрбияләп, зал буйлап бөтерелеп йөрүче Фәритнең тормыш иптәше - Тәслимә ханымга аерым соклану хисләре туа. Аларның изге зур эшкә алынуларын бәяләп һәм бәйрәм белән котлап, район башлыгы Марсель Шайдуллин аңа ак мамык шәл япты һәм матур чәчәкләр бәйләме бүләк итте. Хуҗабикәнең зур терәкләре булган ике улы да бүләксез калмады. Әнә бит, алар үзләре дә кунакларга истәлекле бүләкләр тараттылар. Лаеклы урыннар аласы көрәшчеләребез өчен дә затлы бүләкләр әзерләнеп куелган.

Көрәшчеләрнең күзләрендә очкын, җиңү дәрте. Көрәш вакытында бәрелеп, авыртынып чыксалар да, түзем алар. Әнә берсе килә, күзләрендә яшь тамчылары.

- Җиңә алмагандыр инде балакай, бигрәк жәл... – дип итеп әйтеп куюымны сизми дә калдым.

Минем янәшәмдә утыручы тренер егетләр:

- Апа, җәлләмәгез, алар беркемгә үпкәләп тә, авыртканга да, җәлләтергә тырышып та еламыйлар. Күрәсезме, алар күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышалар. Киләчәктә алар тагы да тырышып, чын батыр, чын көрәшчеләр булып җитәләр. Ә борыннарын күтәреп ирәеп йөрүчеләр төшеп тә калырга мөмкиннәр, – дип куйдылар.

Чынлап та, якыннарыңа терәк булырлык кеше булып үсәсең икән – бу инде иң зур җиңү.

Урамга чыккач мәчет яклап азан тавышы ишетелә... Мәрхүмнең рухы сөенгәндер, иншалла. Бу зур эштә ярдәм кулы сузучыларга да үз изгелекләре савап булып ирешкәндер.

Атлаган җиремнән борылып, беренче тапкыр тамашачы булып атлап кергән зур, матур бинага сокланып карыйм. Анда балалар шулай гел агылып торсын. Киләчәгебез, ышанычлы кулларда була күрсен.

ПОДРОБНЫЙ ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Ильмира Сәлахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев