Бүген Азнакайда ”Татарстан чаңгысы-2019” республика массакүләм ярышлары узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бәйге чын мәгънәсендә чаңгы, дуслык, спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әйләнде!
Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч.
Шәһәрнең чаңгы базасында узган ”Татарстан чаңгысы-2019” ярышлары да моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте.
Әлеге ярыш Азнакайда ел саен бәйрәм төсе ала, халыкны һаман саен үзенә күбрәк җыя.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Район башлыгы чараларда катнашучыларның елдан-ел артуын да искәртте һәм узышларга үз коллективларын туплый алган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.
Ярышта җиңүчеләр исемлеге – “Маяк” газетасы битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев