Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар Нептун көнен бәйрәм иттеләр

Шәһәребезнең ачык бассейнында көн саен алма төшәргә дә урын юк диярлек.

Быел су коенырга яратучылар өчен җәй менә дигән булды! Шәһәребезнең ачык бассейнында көн саен алма төшәргә дә урын юк иде диярлек. Кызыныр өчен дә, ял итәр һәм рәхәтләнеп су коеныр өчен бөтен мөмкинлекләре булган бассейнны азнакайлылар гына түгел, чит район-шәһәр кешеләре дә яратып өлгерде.
Нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән бассейнда бүген балалар өчен “Нептун бәйрәме” үтте.
Биредә ял итүчеләрне сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, һәрдаим күрсәткән ярдәмнәре өчен, “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шәһәрнең Мәдәни үзәк коллективы балалар өчен кызыклы чыгышлар, күңелле уеннар да әзерләгән иде.
– Күрше Бакалы районыннан киләбез, балаларга да, үзебезгә дә бик ошый. Биредә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтебез аеруча зур. Бөтен җир чиста итеп җыештырылган, һәрчак тәртип хөкем сөрә, – ди ике бала анасы Әлфия Саттарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев