Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда "Мәктәп волейбол лигасы" республика турнирының зона этабы бара

Бүген "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында «Мәктәп волейбол лигасы» республика турнирының зона этабы старт алды.

Азнакайда узган финал уеннарында республиканың 10 районыннан егетләр һәм кызлар командалары катнаша.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев укучыларга уңышлар теләделәр.

- Мондый спорт турнирында катнашу балаларда үз мәктәбе һәм районы өчен горурлык тәрбияли. Киләчәктә дә үзегезнең район патриотлары булып үсегез, - диде Марсель Шәйдуллин.

Ул кунакларны районның спорт уңышлары белән дә таныштырып үтте.

ТР Мәктәп волейбол лигасының баш белгече Юлия Прокопьева һәм ТР Фән һәм мәгариф министры балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең спорт секторы белгече Ранил Камалеев үзләренең чыгышларында уеннарны югары дәрәҗәдә оештыруда ярдәм иткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ранил

Камалеев район башлыгы Марсель Шәйдуллинга ТР Волейбол федерациясе вице-президенты О. Брызгаловның Рәхмәт хатын да тапшырды.

Әлеге ярышларда Азнакай данын кызлар арасында 5 нче мәктәп укучылары яклый (тренерлары - Гөлия Степанова) . Егетләр арасында гимназия командасы  чыгыш ясый (тренерлары - Марат Галиев).

Сүз уңаеннан, "Мәктәп волейбол лигасы" проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы патронажы астында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев