Азнакайда өлкәннәр арасында хоккей турниры узды
Кичә шәһәрнең "Викинг" хоккей мәйданчыгында җанлылык хөкем сөрде.
Өлкәннәр арасында барган хоккей ярышларын карарга җанатарлар да күпләп килгән иде. Көн дәвамында барган уеннарда администрация, Кәкре Елга, Әсәй авыллары, "Викинг" һәм Туймазы командалары катнашты.
- Районыбызда ел башыннан спорт тормышы кайный. Ярышлар булмаган бер генә көн дә юк. Сәламәт тәндә - сәламәт рух, диләр. Барлык азнакайлыларны спорт чараларында актив катнашырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырып калам, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.
Ике республиканы берләштергән дуслык турнирыннан һәркем күтәренке кәеф белән китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев