Инде егерменче тапкыр уздырылып килгән бәйге быел Азнакай җирлегендә узды.
Анда дистәгә якын районнан йөздән артык спортчы катнашты. Республикакүләм дәрәҗә алган ярышларны Хәләфетдин Мөхетдин улының инде үзләре халык хөрмәтен яулаган балалары үткәрде. Олы бәйрәмгә әверелгән бәйгедә районыбыз җитәкчеләре катнашып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаналы төстә ачты.
Зур оешканлык белән, мавыктыргыч барган бәйгедә 5-6 яшьлекләрдән алып, 75-80 яшькәчә шахматчылар катнашты. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Актаныш, Мөслим, Азнакай, Баулы, Сарман, Ютазы районнары спортчылары үзләрен аеруча танытты. Күрше районнарда яшәүчеләр бер-берләре белән аралашып, дуслашып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев