Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда кул көрәше буенча район турниры узды

Районның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән турнирда 100 гә якын спортчы 16 категория буенча чыгыш ясады.

Кичә шәһәрнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында армрестлинг буенча район ярышы узды. Аны ачу тантанасына килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин егет-кызларга уңышлар теләде.

- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр. Физкультура, спорт белән шөгыльләнегез, моның өчен җирлегебездә барлык шартлар да тудырылган, - диде җитәкче.

Спортчыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та сәламләде.

- Азнакайда спортка битараф кеше юк, мин моңа бирегә килгән саен инанам, киләчәктә сезнең исемнәр илебезнең спорт дәрьясында яңгырасын, - диде депутат.

Ярышта 100 гә якын кеше катнашты, алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бихисап иде.

Күктәкә авылы егете, 2019 елда яшүсмерләр арасында республика чемпионатында икенче урын яулаган Рәлиф Мурзакаев кул көрәштергәндә, аның җитезлегенә күз дә иярми.

- Абыем Раил дә кул көрәштерә, мин дә аннан күреп, әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башладым. Читтән карап торганда җиңел кебек тоелса да, армрестлинг көч һәм тырышлык таләп итә, - ди спортчы.

Рәлиф бу юлы да сынатмады, 80 килограмм авырлыкта ул чемпион калды.

- "Таллы Бүләк" хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин балалар арасында команда беренчелегендә җиңүгә ирешүчеләр өчен тәкә алып килде. Ярышларны оештыруда Сафуан Бәдриевнең дә ярдәме зур булды, әлеге спорт төрен үстерүгә керткән шундый зур өлешләре өчен аларга бик рәхмәтлебез, - ди район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев