Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда “Чатыр тау трейл” кроссы узды

25 июльдә Чатыр тау итәгендә узган әлеге кросста азнакайлылар һәм башка шәһәрләрдән 70 йөгерешче катнашты. Алар 3 һәм 15 чакрымга йөгерделәр.

Әлеге чара район оешуның 90 еллыгына багышланды. 
“Азнакайда мондый кросс оештыру идеясын якташыбыз, Чәкән егете Рәстәм Мәсәлимов тәкъдим итте. Без аны хупладык. Халык та бик теләп кушылды, – ди физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.
Рәстәм Мәсәлимов үзе дә йөгерү белән шөгыльләнә, Әлмәт шәһәрендә җиңел атлетика клубын җитәкли.


– Туган ягымда да сәламәт яшәү рәвешен алга сөреп, шундый кросс оештырасым килгән иде. Якташларыма рәхмәт, бик күңелле чара килеп чыкты, – ди ул.


Иң шәп йөгерүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Шулай ук бу чарада йөгерү буенча ГТО нормалар да тапшырылды.
Әлеге хакта тулырак "Маяк" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев