Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда чаңгыда йөрергә яратучылар очрашты

Кышның матур көннәрен һәркем файдалы итеп уздырырга тырыша.  

Бу атна ялларында 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова әлеге җирлеккә кергән кергән йортларда яшәүчеләрне җыеп,  чаңгыга алып чыкты. Анда Монолит бистәсендә, Шәйхетдинов урамындагы 1, 3, 5, 7, 9, 11, 15, 17 нче йортларда яшәүчеләр аеруча актив катнаштылар. 
Карамалы юлы буйлап менә дигән чаңгы юлы салынган, чык та, шөгыльлән генә.
 – Үзем һәркөн диярлек чаңгыга басарга тырышам. Саф һавада йөреп кайтуга ни җитә! Ел саен биредә яшәүче активистлар белән шушындый зур бәйрәм оештырабыз. Безгә кушылучыларның саны елдан-ел арта, шунысы аеруча сөендерә. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Кыш айларын бергәләп, чаңгыда йөреп, сәламәтлек туплап уздырыйк, – ди Нурия Хаҗипова. 
Чаңгыда йөрергә чыгучылар арасында өлкәннәр генә түгел, балалар да күп иде. Чаңгыда йөрергә чыгучыларны шәһәр Советы депутаты Илфат  Фәрхуллин сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Нурия Хаҗипова катнашучыларның барысына да, гадәттәгечә, бүләкләр дә әзерләгән иде. 
Аннан соң чаңгы спортын сөючеләр мул табын артына җыелып, үзләре алып килгән сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Шәйхетдинов урамындагы 3 нче йортта яшәүче Миләүшә Сәетованың яңа гына мичтән чыккан пирогы, Шәйхетдинов урамындагы 11 нче йорттан Фәния Виноградованың  тәбикмәкләре телеңне йотарлык иде! 
Бу очрашуны оештырган Нурия Хаҗиповага рәхмәт әйтеп туймадылар. Спорт кына түгел, дуслык бәйрәменә әверелде бу көн!
– Нурия Касыймовна уздырган бер генә бәйрәм чарасын да калдырмаска тырышабыз. Барыбызны җыеп, зур спорт чарасы оештырган өчен рәхмәт, – диде үзенең тәбрикләвендә Марат Хаҗиев та. 
Чаңгычыларга бәйрәм кәефе өстәп, Рәфис Ханнанов барысын да матур шигырьләре белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев