Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Олимпия уеннарына тиң авыл яшьләре спартакиадасы үтте

    Мондый ярышлар районда тугызынчы тапкыр уздырылды.

    Матур күркәм традициягә әверелгән кышкы спартакиада быел Мәлбагыш авыл җирлегендә узды һәм анда авыл яшьләре кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашты.

    Гомуми команда зачетында беренчелекне Тымытык авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсе яулады. Икенче урында – Әгерҗе, өченче урында – Кәкре Елга авыл җирлекләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: