Азнакай районында балалар өчен 10 хоккей мәйданчыгы эшли
(Азнакай, 12 декабрь) Җирлегебездә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала. Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар. Районыбызда кышкы чорда балаларның буш вакытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрәләр. Бүгенге көндә...
(Азнакай, 12 декабрь) Җирлегебездә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала.
Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар.
Районыбызда кышкы чорда балаларның буш вакытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрәләр.
Бүгенге көндә шәһәрдәге - дүрт, Актүбә бистәсендәге ике хоккей мәйданчыгында боз катыру буенча эшләр төгәлләнеп килә. Тиздән аларда хоккей ярышлары уздырыла башлаячак.
Шәһәрдән авыллар да калышмый, хәзерге вакытта Тымытык, Кәкре Елга, Әсәй, Урсай авылларында да хоккей кортлары эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев