Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай егетләре көрәш буенча Россия Чемпионнары булдылар! 

Көрәш буенча Россия беренчелеге бу ялларда Казанда узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган Азнакай егетләренең уңышлары барлык райондашларны шатландырды. Киеренке көрәштә 40 килограммга кадәр авырлыкта Ислам Гәрәев, Илфат Миңнегалиев (55 кг кадәр авырлыкта), Айнур Мәгъдәнов (60 кг) Россия Чемпионнары булдылар! 

Аслан Закиров 36 килограммга кадәр авырлыкта көрәшеп, бронза медаль яулады. 

- Һәр көрәшченең уңышлары нигезендә көндәлек күнекмәләр, тырышлык һәм сабырлык ята, - ди спортчыларның тренеры Айрат Миңнегалиев.

Илфат Миңнегалиев һәм Айнур Мәгъдәнов июньдә Дөнья беренчелегендә чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев