Азнакайның яшь футболчылары җиңү белән кайтты
Азнакайның 2016 елгы “Лидер” футбол командасы Әлмәт шәһәрендә узган “Киләчәккә пас” турнирында катнашты.
Үз төркемнәреннән “Алтын лига”га чыккан футболчылар икенче уен көнендә дә берәүгә дә бирешмәде. Өч уенда да җиңү яулаган яшь спортчылар беренче урынга лаек булды.
Турнирның “Иң яхшы уенчысы” булып танылган Рамазан Садыйков та – Азнакайдан! “Лидер” командасыннан иң яхшы уенчы булып Ильяс Османов билгеләнде. Рәмилә Әхмәтгәрәевага оештыручылар махсус бүләк тапшырдылар.
Команданың тренеры – Радик Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев