Рус Акташында узган бокс буенча республика ярышында «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашып, район данын якладылар
Турнирда Гәрәйшин Раяз (42 кг) һәм Йосыпов Әлфәр (48 кг) - 1 нче,
Хәбипов Данир (34 кг), Газизов Риназ (34 кг), Шакиров Сәлим (40 кг) , Төхвәтшин Данил (44 кг), Костенко Умар (48 кг), Абдуллин Данил (52 кг) 2 нче урынга лаек булдылар. Спортчылар Равил Йосыпов кул астында шөгыльләнәләр.
Зәйнуллин Артур (30 кг) - көмеш медаль иясе. Боксчының тренеры - Мурат Галиев.
Нет комментариев