Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар спартакиадада аркылы пычкы белән утын кисүдә ярышты

Карамалы авылында узган авыл яшьләре спартакиадасында спортның 13 төре буенча ярыштылар.

Гадәттәгечә, бу көнне өстәл теннисы, волейбол, армспорт, таяк тарту, милли көрәш буенча ярышлар аерата кызык барды. Аркылы пычкы белән утын кисү инде тарихта гына калса да, аны онытып бетермәгәннәр икән. Спартакиада кысаларында барган әлеге ярышта өлкән яшьтәге кешеләр элекке елларын искә төшереп утын киссәләр, яшьләр дә алардан калышмады. Ул гына да түгел, хәтта ир-егетләрнең танауларына чиерткән хатын-кызлар да булды. Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов пычкысын да үзе әзерләп килгән. Иң җитезе дә алар булды. Әлкәй командасы икенче урынны яулады. Әсәйлеләр - өченчедә. Утын кисү ярышының иң кызу мизгелләрен сез дә видеодан карамый калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев