Самара шәһәрендә һава акробатикасы буенча “Крылья Поволжья” исемле Бөтенроссия ярышлары уза.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә Азнакайдан да сәләтле кызларыбыз катнаша. Яшь спортчылар һава акробатикасы кебек катлаулы һәм искиткеч матур спорт төрендә үз осталыкларын күрсәтә. Команданы тәҗрибәле тренер Алина Варламова җитәкли. Кызларга уңышлар һәм лаеклы җиңүләр телибез! Спортчыларга көч биреп, алар өчен җан атып торыйк!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев