Азнакайлы Татарстан беренчелегеннән медаль белән кайтты
СПОРТ

Азнакайлы Татарстан беренчелегеннән медаль белән кайтты

Казан шәһәрендә “Сабантуй” журналы призына узган Татарстан Республикасы беренчелеге быел иң көчле яшь көрәшчеләрне җыйды.

Өч көн дәвам иткән бәйгедә 49 команда составында 2011-2012 елгы 364 яшүсмер бил алышты. Киеренке көрәштә “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдан Хәбипов 40 килограмм авырлык категориясендә бронза медальгә лаек булды.

Спортчының тренеры – Илфак Закиров.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев