Азнакайда волейбол чемпионаты уза
Ярышлар Чистай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Җәлил, Азнакай районнары командалары катнаша.
Бүген шәһәрнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында кече шәһәрләр арасында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ТР беренчелеге кысаларында волейбол буенча зона уеннары уза. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары килде. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева сәламләп, спортчыларга матур уен теләде. Баш хөкемдар Юрий Морозов әйтүенчә, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол ярышлары 22 елын уздырыла, буел анда 34 районнан 104 команда катнаша.
Әлеге ярышлар районыбызда тәүге тапкыр уздырыла. Азнакай данын ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары яклый. Зона этабында җиңгән команда финал уеннарында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев