Азнакайда Ватан сакчысы көне уңаеннан бокс ярышы үтте
“Юбилейный” спорт мәктәбендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгы һәм Ватан сакчысы көне уңаеннан бокс буенча шәһәр беренчелеге үтте.
Ярышларны ачу тантанасында Әфган сугышы ветераны Арат Батыров та катнашып, спортчыларгы уңышлар, үз илләренең патриоты булып үсүләрен теләде.
Үз авырлык категориясендә Әмир Гобәйдуллин, Радмир Мансуров, Риназ Газизов, Булат Гыймадиев, Никита Горшунов, Аслан Фәрхетдинов, Данил Гарифуллин, Артур Зәйнуллин, Хәким Газизов, Илназ Газизов, Раяз Гәрәйшин, Альфар Йосыпов, Артем Кәбиров, Адель Кадыйров, Эмиль Якупов, Самир Байкин, Әмир Ахунов, Самат Шәрапов, Әмирхан Сөләйманов, Максим Пашковский, Динар Гыйззәтуллин, Данир Хәбибуллин, Әмир Сөнәгатов, Айнур Гыймранов, Алмаз Зәйнуллин, Ниязсолтан Баязитов, Тигран Антонян и Әмир Богданов алтын медальләргә лаек булдылар. Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр, Мактау грамоталары, сувенирлар тапшырылды. Спортчыларның тренерлары: Мурат Галиев, Равил Йосыпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев